Котлыйбыз!
Бүген үз халкы өчен янып торучы, милләтен саклау өчен зур көч куйган шәхесләрнең берсе, Түбән Кама керәшеннәр җәмгыяте рәисе Тамара Алексеевна Багаутдинованы чын күңелдән Туган көне белән котлыйбыз.
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Халыкта "көзләрнең җимеше татлырак" дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы,кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзегезгә аяк басасыз. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең өчен.
Иң якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: сәламәтлек, гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез.
Иң изге теләкләр белән Тубән Кама керәшеннәр җәмгыяте.
Бу клипны бүләк итеп кабул итегез, Тамара Алексеевна.
💐💐💐💐💐💐💐💐💐💐💐💐
Ольга Вәлиуллина "Алан-Полян"
А.П. Большакова көе һәм сүзләре (Чөмәр Павел һәм Нарпа кызы)
Аранжировка Р. Вәлиуллин
Баян А. Нәҗмиев
Видео И. Шарафуллин